ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дуслар, без сезне атна саен ШАЯН фактлар белән таныштырып барабыз. Бүген исә төрле илләрдәге мәктәп дөньясыннан гаҗәеп кызыклы фактлар белән уртаклашырбыз!

* Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул - 1 гыйнварда, ә 16 илдә 1 марттан башлана.

* Русия мәктәпләрендә «5»билгесенә уку - мактаулы, ә менә Чехиядә «5» - иң начар билге санала икән. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда - 100 баллы (60 баллдан аз булса - безнеңчә «2» дигән сүз). Ә Норвегия мәктәпләрендә 8 сыйныфка кадәр бөтенләй билге куймыйлар.

* Иң күп укучы укыган мәктәп - Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.

* Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда әлеге җан ияләрен сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.

* Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе - Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Мәктәптә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы — балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр.

* Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем ясарга, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артистлык дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күрәчәк.

* Финляндиядә укучы үзе теләмәсә, укытучының аны такта янына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау тыела.

* Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләр куллануны тыйган. Моннан тыш, «сәлам», «пока» сүзләре урынына да алар «хәерле иртә», «сау бул» дип әйтергә тиеш.

* Иң озак дәрес 2003 елда Австралиядә булган. Ул 54 сәгать барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...