ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дуслар, бу атнада сезгә Кояш, Ай һәм йолдызлар турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез һәм күк җисемнәре турында күбрәк белергә чакырабыз!

Кояш - уртача күләмдәге йолдыз. Уйлап карасаң, анда Җир кебек 1 300 000 планета урнаша алыр иде.

Җирдән Кояшка кадәр ераклык 149,5 миллион километрны тәшкил итә.

Кояш айга караганда Җирдән 400 тапкырга ераграк.

Кояш үзәгенең температурасы якынча 15 миллион градус.

Йолдызлар төнлә генә күренә дип уйлыйсызмы? Юк икән! Кояш та -йолдыз, әмма без аны көндез дә күрәбез. Башка йолдызлар Кояшка караганда Җирдән күпкә ераграк урнашкан, шуңа күрә дә алар безгә кечкенә булып күренәләр.

Күктәге иң якты йолдыз - Сириус. Ул Кояштан 25 тапкырга яктырак.

Иң кайнар йолдызлар - зәңгәр йолдызлар. Алар сирәк очрыйлар, чөнки бик кыска гомерлеләр, берничә миллион ел гына балкыйлар.

Айда температура һәрвакыт үзгәреп тора. Аңа Кояш нурларының җылысы төшкәндә температура +127 градуска җитәргә мөмкин. Кояш кереп киткәч, Айның температурасы 173 градуска кадәр суына.

Гадәттә, без Айны ак төстә итеп күрәбез. Әмма чынлыкта исә ул соры төстә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...