15 Октябрь 2023
«Сәйлән» телевизион җыр проекты үз эшен дәвам итә. Бүген аның кабат яңа чыгарылышлары, финал этабы төшерелде. Талантлы башкаручылар, зур сәхнә, «йолдызлы» жюри!
Бу атнада балаларга төпле киңәшләрен Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева, яраткан җырчыларыбыз Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Татьяна Ефремова һәм Әмир Әхмәдишин бирде, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әлеге этапта финалистлар альтернатив җырлар һәм «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар. Бик тиздән сез аларны экраннарда күрә алачаксыз!
Комментарийлар: