БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә тамашачыбыз Илүсә Абдуллинаның «Дуслар» дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!

Якын дуслар җирдә аунамыйлар,
Сатып алып булмый акчага.
Сиңа ярдәм итә торганнары
Салып куелмаган букчага. 

Якын дуслар һәрвакытта була
Ярдәчел дә, зирәк, акыллы.
Чын булмаган дыслар инде күпме
Безне сазлыкларга батырды. 

Ә чын дуслар була һәрчак янда,
Тартынмыйча эшли батырлык.
Якын булган дуска, и Ходаем,
Бирсәң иде чиксез сабырлык.

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...