Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең премьерасы!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең премьерасы!

Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең премьерасы!

Дуслар, бүген! Барыбыз да көтеп алган мизгел! «ШАЯН ТВ» каналы дүртенче тапкыр яраткан тамашачылары өчен татар музыкасы дөньясын ача!

Бүген, 2 ОКТЯБРЬДӘ, 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында тамашачыларның күңелен яулаган грандиоз «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең премьерасы булачак!

Ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша!

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле әле башлана гына. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә!

«Сәйлән» фестиваленең ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Илгиз Мөхетдинов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк.Финалга исә 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак!

Финалистларның кемнәр икәнен БҮГЕН «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез! 2 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карагыз, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз!

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...