Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр - көз, ә төштән соң - кыш», - диләр. Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагына, кышын ни көтәргә кирәклегенә ишарә ясаячак.
* Җылы октябрь - салкын кышка.
* Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга.
* Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышны ишарә.
* Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
* Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
* Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә.
* Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак.
* Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска булачак.
* Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса - иртә һәм салкын кышка.
* Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар - матур көз көтелә.
* Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.
* Октябрь аенда түгәрәк ай - киләсе җәйнең коры булуына.
Комментарийлар: