«Сәйлән» фестиваленең 3 сезоны!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» фестиваленең 3 сезоны!

«Сәйлән» фестиваленең 3 сезоны!

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә!

Әлеге проект каналыбызның йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!

Проектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Алдагы сезон җиңүчеләре инде чын йолдызлар! Алар танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Республика күләмендә узучы чараларда да, «Сәйлән» җиңүчеләре көтеп алынган кунаклар, аларны таныйлар һәм алар белән сокланалар!

Сез дә шулай телисезме? Алайса җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны [email protected] адресына юллагыз!

Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. 

Катнаш, үзеңне күрсәт һәм «ШАЯН ТВ» йолдызы бул!

Нигезләмә
Катнашучы гаризасы

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...