Студиябез кунагы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Студиябез кунагы

Студиябез кунагы
Бездә мәртәбәле кунаклар
19 ноябрь көнне «ШАЯН ТВ» студиясенә кунакка «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәитгәрәй улы Сәлимгәрәев һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев килде.
Без кунаклар кабул итәргә һәрвакыт шат. Айдар абыйны да бөтен коллектив белән бик җылы каршы алдык. Очрашуны матур традициядән башладык: студиягә килгән кунаклар иң башта, матур теләкләрен язып, болыт кебек ясалган тактага кул куя. Аннары бүгенге кунагыбызны да каналның алып баручысы Мәликә «ШАЯН ТВ» студиясенең эшчәнлеге: тапшырулар ничек, кайда төшерелә, алып баручылар, хезмәткәрләр белән таншытырды. Әлбәттә, мондый мәртәбәле кунакларны без болай гына җибәрмибез. Айдар Сәитгәрәй улы белән әңгәмә дә корып алырга өлгердек. 
Айдар абый Сәлимгәрәев буш кул белән килмәгән. Татарстан Республикасының гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен, каналыбыз хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре тапшырды.
Дизайн без названия (94).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...