Федераль Сабантуй

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Федераль Сабантуй

Федераль Сабантуй
Узган атнада, 29 нчы июнь көнне, Самара өлкәсе Камышлы авылында 10 нчы бөтен Рәсәй сабантуй узды. 

Әлбәттә, сабантуйга хас булган: ат чабышы, көрәш, милли уеннарсыз үтмәде.

Чара авылда узуга карамастан анда 280 артист катнашты. Ә килгән кунакларга килсәк, алар якынча 20 меңнән артык булды. Әлеге кешеләр арасында «ШАЯН ТВ» каналын каручы һәм яратучыларны күрү безне бик сөендерде.

Шаяннарсыз әлеге бәйрәмне күз алдына да китереп булмый! Чөнки, безнең каналыбыз оештырган күңелле уеннар һәм мастер-класслар нәни дусларыбызга бик ошады. 

Без бүләк иткән истәлекле бүләкләр балаларга ошаган дип өметләнеп калабыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...