«ШАЯН ТВ» дусларын Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә көтә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» дусларын Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә көтә!

«ШАЯН ТВ» дусларын Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә көтә!

25 декабрь «Татнефть-Арена» боз сараенда Республика Яңа ел чыршы бәйрәме үтәчәк. Аның кадерле тамашачылары буларак, төрле фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, шулай ук, катлаулы тормыш хәлендә калган балалар катнаша. Барлыгы аларның саны 8 меңгә җитә. Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.

Беренче татар балалар телеканалы да әлеге чарадан читтә калмады. Бәйрәм алдыннан нәни кунакларны «ШАЯН ТВ» сюрпризлар белән сөендерер. Алар арасында: профессиональ аниматорлардан кызыклы уеннар, үзенчәлекле фотозона һәм, әлбәттә, истәлекле бүләкләр!

Шулай ук, бәйрәм кысаларында, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашындагы түгәрәк өстәл оештырылачак. Анда Татарстанның 16 сәләтле үрнәк баласы катнашачак.

«ШАЯН ТВ» каналы яшь алып баручысы Азалия Шәрипова әлеге чарада модератор вазифасын башкара. Бу исә безне аеруча сөендерә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...