Истә калырлык җәй булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Истә калырлык җәй булсын!

Истә калырлык җәй булсын!
Җәй үткәнен дә сизми кала күрмә, дускай! Иң рәхәт вакытны тагын да файдалы итү өчен, «Җәй айларында башкарыласы эшләр» исемлеген төзедек. Дусларың белән дә уртаклаш!

1. Һәр айда бер тәүлек булса да телефонсыз яшәргә!
2. Яланаяк яңгыр астында йөрергә!
3. Йөгереп килеп, суга чумарга!
4. Велосипедта йөрергә!
5. Кыр чәчәкләреннән бәйләм ясарга!
6. Күлдәге үрдәкләрне ашатырга!
7. Пикник оештырырга!
8. Җиләк-җимешләрдән салат ясарга!
9. Табигатьтә 3 яңа китап укырга (ким дигәндә!!!)!
10. Җәй турында шигырь язарга һәм безгә җибәрергә!
11. Дуслар белән саф һавада йөрергә!
12. Җәйге ял паркында аттракционнарда йөрергә!
13. Һава еланын очыртырга!
14. Учакта бәрәңге пешерергә!
15. Җәйге аш: окрошка яки гаспачо әзерләргә!
16. Күктәге йолдызларны күзәтергә!
17. Үлән чәе эчәргә!
18. Җиләк җыеп, аннан тәмле чәй бәлеше пешерергә!
19. Төрле әйберләргә, хайваннарга охшаган болтыларны эзләргә!
20. Йолдыз атылганда теләк теләргә!
21. «Минем җәй» дигән видео төшерергә һәм безгә җибәрергә!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...