Туңдырма, авызымны туңдырма!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туңдырма, авызымны туңдырма!

Туңдырма, авызымны туңдырма!

И яратабыз инде туңдырма ашарга! Үзе салкын, үзе баллы. Ашаган саен ашыйсы гына килеп тора үзен. Әле шоколады да булса! Сез дә туңдырма сезонын ачып җибәргәнсездер, дуслар. Туңырма көнендә бер тәмле һәм җиңел генә рецепт сезгә!

Кирәк булачак: 
* куертылган сөт (сгущенка) - 300-400 г.
* каймак -  500 мл.

Каймакны якынча 5-7 минут  куе булганчы миксер белән күпертәбез. Аннары шунда ук куертылган сөт салып болгатабыз. Әзер катнашманы махсус савытларга яки контейнерга салырга һәм 10 сәгатькә суыткычка алып куярга. 
Туңдырма әзер! Җиләк-җимешләр, шоколад яки чикләвекләр белән дә бизәргә мөмкин!

Тәмле булсын!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...