"Хат килде" сәхифәсен дәвам итәбез.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

"Хат килде" сәхифәсен дәвам итәбез.

"Хат килде" сәхифәсен дәвам итәбез.

Татар Каргалысының ике балалар бакчасында «ШАЯН ТВ» каналын нәниләргә даими күрсәтә башладылар. Бу татар телен өйрәтү максатыннан эшләнә. Андагы матур тапшыруларны хәзер практик рәвештә, эшне тагын да уңышлы һәм кызыклы итү өчен, балалар бакчасындагы тәрбиячеләр дә куллана.

«Гүзәл» балалар бакчасының ирешелгән казанышлары шактый. Шуларның берсе – татар ансамблен оештыру. Чишмә башыннан ук даими җитәкчеләре булган Лилия Сибәгатуллина һәр бала талантлы дип саный. «Безнең бакчага балалар яшь тә өч айдан килә башлый. Ә инде алты яшь тулгач, икенче бакчага күчәләр. Анда аларны мәктәпкә әзерлиләр», – ди музыка җитәкчесе.

Балалар бакчасы туган телебезне саклау, үстерү буенча да зур эшләр башкара. Татарстанда тел белү дәрәҗәләре төрле булган балаларны өйрәтү өчен төркемнәр булса, төбәкләрдә тәрбиячеләргә балаларның һәрберсенең тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп, үзләренең эшчәнлек төрләрен үзгәртергә һәм яраклашырга туры килә. Бу инде аларга белем ягыннан да, технология, ысулларны белү ягыннан да бик күп таләпләр куя. Шуңа да төбәкләрдә эшләүче тәрбиячеләргә таләпләр арта. Аларга зур һөнәри авырлыкларны хәл итәргә туры килә, чөнки төркемдә телне бөтенләй белмәүче, ишетеп аңламаучы яки иркен сөйләшүче балалар бергә утыра.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре беренче татар балалар каналы ачылганга да бик куана. Киләчәктә «ШАЯН ТВ» тапшырулары эшләрендә таяныч булыр, дип ышана тәрбиячеләр. «Безнең балалар бакчасына ике йөзгә якын бала йөри. Бу – алты төркем. «ШАЯН ТВ» каналын бик яратып карыйбыз. Киләчәктә дә балаларга татар телен өйрәткәндә, гореф-гадәтләрне саклауда бу программаларның ярдәме зур булачагына ышанабыз», – дип фикерләре белән уртаклашты тәрбияче Розалия Надыйрова.

Кечкенә музей почмагын да булдырганнар. «ШАЯН ТВ» каналы программасының тарих битләре нигезендә туган якны өйрәнү дәресләрен дә кертергә планлаштыралар.

Татар Каргалысынының икенче балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астында урнашкан. Беренче катта – нәниләр, икенчесендә – башлангыч сыйныф укучылары. Хәзер мәктәпкә кергәндә дә, укыганда да таләпләр бик зур. Шуңа да уку-укыту программаларына игътибар арта. «ШАЯН ТВ» каналын карау өчен

аерым вакыт та бирелгән. Барысы да онлайн режимда күрсәтелә. Мәктәпкә кадәр татар телен яхшы өйрәнү өчен, «ШАЯН ТВ» программалары да ярдәмгә киләчәк. Линара Шәрипова балалар бакчасында күп еллар эшли. Шулай да безнең өчен бу программада яңалыклар күп, дип сөйләде тәрбияче. Мөгаллим белән балалар арасындагы әңгәмәдән күренгәнчә, сабыйлар «ШАЯН ТВ»ны игътибар белән карый.

Хәзерге көндә төбәкләрдә яшәүче татарларга телне, милләтне саклап калу бик зур, әһәмиятле һәм җитди проблемаларның берсе булып тора. «Балалар мультфильмнар, лабиринт уеннар карарга ярата. Бу төркемнәргә йөрүчеләр киләсе елда беренче сыйныфка баралар. Мәктәптә бит аларга татар теле дәресләре дә керәчәк. Шуңа да телне өйрәнүдә каналның ярдәме зур», – диде тәрбияче Эльвира Сәйфетдинова.

«ШАЯН ТВ» телеканалының төп максаты – татар мохитен тудыру, балаларны туган телне, халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә этәрү. Балалар белән бергә, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да каналны яратып карый.

Оренбур татарлары өчен каналны кайдан һәм ничек карау буенча мәгълүмат артты. Бу атнадан өлкә татарларының атналык «Яңа Вакыт» гәзитендә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета белән беррәттән, «ШАЯН ТВ»ның да атналык телевизион программасы басыла башлый.

Фирүзә Әбсәламова,

ТНВ-Планетаның Оренбурдагы филиал директоры

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...