«ШАЯН»лылар экскурсовод булды.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН»лылар экскурсовод булды.

«ШАЯН»лылар экскурсовод булды.
13 март көнне Г.Тукай әдәби музее белән берлектә, «ШАЯН ТВ» каналы «Йолдызлы экскурсия» проектын уздырды.
          Габдулла Тукай әдәби музеенда даими рәвештә күп төрле мәдәни чаралар узып тора. Мондый экскурсияне айга бер тапкыр музейда күренекле шәхесләр үткәрә. Бүгенге экскурсияне «ШАЯН география» тапшыруы алып баручысы, блогер Алия Җамалиева алып барды. Музейга килгән укучыларны, укытучыларны экспонатлар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Экскурсия тәмамлангач, музейның балалар залында «ШАЯН ТВ» каналындагы «Тукай оныклары» тапшыруында катнашкан балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләде. Әдипнең иҗатына бәйле сорауларга дөрес җавап биргән укучылар «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән истәлекле бүләкләргә ия булды. 

THB_2776.JPG

        Экскурсия тәмамлангач, үзен яңа – экскурсовод ролендә сынап караган Алия белән сөйләшеп алдык. «Миңа экскурсия алып бару бик ошады. Бик кызыклы, шул ук вакытта җаваплы эш. Экскурсиягә әзерләнгәндә, Тукай турында яңа мәгълүмат белдем. Бераз каушадым да, ләкин балаларның кызыксынып тыңлавы тынычландырды. «ШАЯН ТВ»га мондый мөмкинлекләр биргәне өчен бик зур рәхмәт».

THB_2843.JPG

Чара ана телебезнең гимны булган «Туган тел» җыры тәмамланды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...