«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Миләшнең организм өчен файдасын санап бетерерлек түгел. Тик, нигәдер, бөтен кеше дә аны җыярга ашкынып тормый. Ачы бит ул дип, борын җыерырга ашыгалар. Кырау төшкәч, шактый баллана бит ул. Җимешләре әчкелтем булса да, сихәте зурдан.

Анда А, К, Е һәм В группасындагы витаминнар, сорбин, лимон кислоталары, танин, магний, фосфор, тимер, калий, һәм башка бик күп файдалы матдәләр бар. Иң күп РР витамины нәкъ менә миләштә генә була. С витамины күплеге буенча хәтта лимонны да уздыра икән.

Аны кайчан җыярга соң? Киптерер яки катырыр өчен кирәк икән, карлар явып, катырганчы җыеп калырга тырышыгыз. Чөнки киптерү өчен шома тыгыз җимешләр яхшырак.

Кыраулар төшкәч, миләшнең әчесе кими төшә, ул тәмлеләнә. Мондый җимешләр кайнатма ясау өчен яхшы. Шәһәрдә, зур юл янында үскән миләшне җыярга ярамый, чөнки аның агачы һавадагы зарарлы матдәләрне бик тиз үзенә сеңдерә.

Иммунитетыгызны ныгытырга теләсәгез, миләш чәе эчәргә киңәш итәбез. Бигрәк тә ОРВИ чорында әлеге җимешләрнең файдасы әйтеп бетергесез зур. Депрессия, йокы качу, борчылудан интегүчеләрнең нервларын тынычландыра. Авитаминоз, атеросклероз, гипертония, эч кибү, ревматизм, ризык белән агуланудан ярдәм итә.

Миләш чәе ясар өчен 1 аш кашыгы җимешне 1 стакан кайнар суда 1 яки 4 сәгать төнәтәсе. Термоска салсагыз, тагын да яхшырак. Эчәр алдыннан бераз шикәр яки бал өстәсәгез була. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.

Чамасын белеп кулланганда миләшнең организмга зыяны юк. Әмма каны куе булган кешеләр аннан баш тартса, яхшырак.

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...