«Манзара» тапшыруын кара!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Манзара» тапшыруын кара!

«Манзара» тапшыруын кара!

Иртәгә, 13 сентябрь көнне «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Манзара» тапшыруында кунакта булачак. Әңгәмә «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында булачак.

Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карамый калма!

Исегезгә төшерәбез, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Сез әле катнашырга өлгерәсез!

Премиаль фонд 1000 000 сум. Бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...