Халыкара мәгариф көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халыкара мәгариф көне белән!

Халыкара мәгариф көне белән!
Бүген Халыкара мәгариф көне. Шул уңайдан, татар халык мәкальләрен тәкъдим итәбез. 

Белемдә көч.

Белем тәҗрибәдән туа.

Белемлекнең чиге юк.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Дөньяда иң зур байлык — белем.

Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.

Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.

Белем алу - энә белән кое казу.

Белем китапның эчендә дә, тышында да була.

Җирнең нуры кояш, кешенең нуры белем.

Белемнән зур хәзинә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...