«ШАЯН ТВ»да Чиләбе телевидениесе кунаклары!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да Чиләбе телевидениесе кунаклары!

«ШАЯН ТВ»да Чиләбе телевидениесе кунаклары!

Бүген «ШАЯН ТВ»да Чиләбенең «Өлкә телевидениесе» АҖ вәкилләре кунакта булды! Алар арасында хөрмәтле кунаклар Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары, «ОБЛ-ТВ» АҖ генераль директоры Гербер Олег Викторович, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Хворостова Мария Николаевна, «ОБЛ-ТВ» АҖ телевидениесенең икътисад буенча директоры Хәбибуллин Амур Габидулла улы, «ОБЛ-ТВ» АҖ баш хисапчысы Савельева О.В. бар иде.

Каналыбызның төп геройлары мөхтәрәм кунакларны күңелле итеп каршы алдылар, студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә алар канал эшчәнлеге, «ШАЯН ТВ»ның берсеннән-берсе масштаблы проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштылар, аралашып алдылар.

Тапшырулардан тыш, без кунакларыбызга үзебезнең социаль челтәрләребезнең популярлыгы, телевизион блогерлар мәктәбе турында да сөйләдек.

Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. «Батыр егетләр» ансамбле студия кунакларына шат җырларын бүләк иттеләр.

«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунакларыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмадылар. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр. Алар бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде.

Чиләбедән килгән хезмәттәшләребезне бик сөенеп кабул иттек. «ОБЛ-ТВ» рус телевидениесе булса да, аларның беренче татар балалар каналы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре аеруча куанычлы.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...