Кошларга ярдәм итик!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кошларга ярдәм итик!

Кошларга ярдәм итик!

Безнең якларда 300дән артык төрле кош исәпләнә. Аларның 30дан артыгы кышларга кала. Салкыннар башлануга, кошлар кеше ярдәменә мохтаҗ. Кышка кергәндә кошларның күбесе һәлак була. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып, чыркылдашып, кешеләрнең ярдәменә өметләнә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.

Ашлык чүпләүче кошлар, салкыннар башлангач, ничек тә түзәләр. Ә менә песнәк кебек бөҗәк белән тукланучы кошларга, җир өсте кар беләп каплангач, ризык табу бик кыен. Берничә көн ашамаган кош салкында үләргә дә мөмкин. Кайберләре исә агулы ризык ашап һәлак була.

кошлар.jpg

Шуңа да, дуслар, канатлы дусларыбызны онытмыйк, кышка керү белән аларга җимлекләр ясап элик. Кошларны кыздырылмаган көнбагыш, май кисәкләре, төрле ярмалар белән сыйларга була. Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, чөнки, бер яктан, кошларны ашату изге һәм файдалы гамәл булса, икенче яктан, аларга ярдәм итә алуыбыз үзебезне үк сөендерәчәк!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...