«Балачак җыры»ның бишенче концерты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры»ның бишенче концерты!

«Балачак җыры»ның бишенче концерты!

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концертлар циклының бишенче концерты үтте. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Монда Казанның мәктәп укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырларны яңгыраттылар. Мөхтәрәм кунаклардан бәйрәмдә Россия кооперация университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстанның халык артисты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин, «Бердәм Россия» Партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма секретаре, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы әгъзасы Ольга Михаил кызы Воронова да бар иде. Концертны карарга килгән тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән дә фотога төшә алды. Алар балалар белән уйнадылар, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр!

Бу юлы Казан кооперациясе университетының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларга багышланган иде. Биредә «Батырлар Аллеясы» китабы тәкъдим ителде. Басмада Татарстанның hәр районы уз каhарманын таба ала. Алар арасында сугыштагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучылар, композиторлар, гомумән, фронтның алгы сызыгында көрәшкән каһарман якташларыбызның кыскача биографиясе белән танышырга мөмкин.

Бәйрәм бик эчтәлекле, җанлы, искиткеч булды! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...