Таштан ясалган китап Абхазиядә саклана. Библия сюжетлары тупланган бу китапның күләме — 20 бит.
Гиннесның рекордлар китабына кергән иң кечкенә китапның зурлыгы — 0,9×0,9 мм. Ул 1996 елда Омск шәһәрендә нәшер ителгән. Китапта А. П. Чеховның «Хамелеон» хикәясе язылган.
Дөньядагы иң зур китап — Кодекс Гигас (Codex Gigas) — кулдан язылган кануннар җыентыгы. Аның озынлыгы — 92 см, иңе — 50 см, калынлыгы — 22 см.
Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШта барлыкка килә. Бүген аны планшет дип атарлар иде.
Өлкән буын кешеләре, уртача, атнаның 6 сәгатен китап укуга багышлый.
Китап сатып алучыларның күбесе кырык биш яшьтән өлкән кешеләр.
Китап сатып алучыларның 68 проценты — хатын-кыз.
Кешеләрнең 95 проценты бик акрын укый. Минутына уртача 180 — 220 сүз (бер битне 1 — 2 минутта).
Акырын укыганда — 60, тиз укыганда — 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.
Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап Псалтырь дип исәпләнә. Ул 1457 елның 14 августында Иоган Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.
Китап турында...







Китап турында...
Китап турында...
15 Май 2020
Комментарийлар: