Китап уку зыянлымы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Китап уку зыянлымы?

Китап уку зыянлымы?

Китап уку зыянлымы?

   Каникуллар бетәргә санаулы көннәр калды, дип күңелсезләнәсеңме? Юкка борчыласың, мәктәп еллары – кеше тормышындагы иң әһәмиятле, иң кызыклы һәм кадерле вакытлар. Ничек үткәнен сизми дә калырсың! Шуңа күрә аның һәр көнен файдалы итеп уздырырга, яхшы билгеләргә укырга, укытучыларның һәр сүзен игътибар белән тыңларга әзерлән!

   Әәә, син җәйге ял вакытына бирелгән әдәби китапларны укымагансыңдыр?! Вакыт бар бит әле! Көнеңнең берничә минутын китап укуга багышла! Сүз дә юк, без хәзер смартфоннар белән аерылмас дуслар! Ләкин китап белән булган дуслык күпкә кыйммәтрәк!

   Безнең әти-әниләр телефон, компьютер, социаль челтәрләр зыянлы, дип чаң сукса, XIX-XX гасыр табиблары, укытучылар әти-әниләрне китап уку зыянлы, дип кисәткән. Имеш, күп укысаң, куркыныч төшләр керә, умыртка баганасына зыян килә, ашкайнату системасы дөрес эшләми башлый. Моннан тыш, китап уку нервларның какшавына китерә. Шулай ук әти-әниләр өстәл артында, ятып китап укуга да каршы булган.

   Ә без сиңа саф һавада дусларың белән бергәләп китап укырга киңәш итәбез. Рольләргә бүлешеп укысагыз тагын да кызыграк булыр! Бер-берегезгә укыган китапларның кыскача эчтәлеген дә сөйләсәгез, тел байлыгыгыз артыр, сүзлек запасыгыз баер. Ә инде укытучы апагыз укырга кушкан китапларны укысагыз, ул сөенеп кенә калмас, ә “5”ле билгесе дә куяр.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...