Кышкы уеннарны бергәләп уйныйбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышкы уеннарны бергәләп уйныйбыз!

Кышкы уеннарны бергәләп уйныйбыз!

Дуслар, кышның беренче аеның да яртысы узып бара! Димәк, кышның салкын саф һавасыннан, ап-ак карлы бураннарыннан файдаланып калырга кирәк дигән сүз! Әйдәгез, уйнап, чаңгыда шуып, кыш рәхәтен татып калырга ашыгыйк.

 

«Чаңгыда әбәк уены»

Әлеге мәйдан өчен тигез мәйдан алына. Мәйданның кырыйлары юк икән, аларны билгеләргә кирәк була. уен кагыйдәләре буенча, барлык катнашучылар да чаңгыда, әмма таяксыз булырга тиеш.

Әгәр дә уенчыклар күп икән, уенны башлаучылар да берничә булырга мөмкин. Сигнал бирелгәч, башлаучы уенчыларны куып китә. Алар билгеләнгән мәйданнан чыкмаска тиеш. Уенны башлаучы куып тоткан уенчының чаңгысына үзенең чаңгысын тидерә. Тотылган уенчы: «Мин башлыйм! » – дип кычкырып, башкаларны куып китә.

 5.jpg

«Ак аю»

Карга диаметры 4–5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп баса. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар, кулга-кул тотынып, әйләнә эчендә йөрүче балаларны «ятьмәгә эләктереп» йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттырмаган берсе генә кала, һәм ул җиңүче була.

 

«Шар сугу»

Кыш көне ир балалар уйный торган уен. Башта тигез җирдә бер кечерәк чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Ике командага бүленгәннән соң, бер команда чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Кайсы команда шарны чокырга күбрәк төшерә ала, шул команда җиңүче була.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...