Качышлы уйнау көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Качышлы уйнау көне!

Качышлы уйнау көне!

Ә сез качышлы уйнарга яратасызмы, дуслар? Бүген кышын качышлы уйнау көне билгеләп үтелә икән!

Бәйрәмнең тарихы ерак тарихка барып тоташа. Элек качышлы уйнау көнен зурлап билгеләп үткәннәр. Борынгы заманда кешеләр салкыннан качсаң,   кышны хәйләләп була дип уйлаганнар. Аларның ышануына караганда,   кыш җиңелчә киенгән кешеләрне   күрсә, тиз китә, үзенең урынын язга бирә, имеш. Шуңа күрә бабаларыбыз 9 гыйнварда толыпларын салып, юка киемнәрдән генә калганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр, ягъни кышны аптырашка калдырырга теләгәннәр. Качышлы уенын балалар да, олылар да яратып уйнаган.

Бәйрәмгә алдан әзерләнә башлаганнар. Таулар ясаганнар, өйләрне җыештырганнар, кояш символларын файдаланып, йортларны бизәгәннәр. Әлеге йолалар барысы да - вакыт барышын үзгәртергә һәм җәйне якынайтырга ярдәм итә дип саналган.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...