Җәйнең тәме җиләктә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйнең тәме җиләктә!

Җәйнең тәме җиләктә!

Болыннарда, урман-аланнарда, бакчаларда кып-кызыл булып җиләкләр өлгерә. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор якынлаша. Җиләкләр искиткеч тәмле генә түгел, ә сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир итәләр. Җир җиләге эре, кып-кызыл, авызга керәм-керәм дип тора. Болын җиләге бакча җиләгенә караганда да тәмлерәк һәм хуш ислерәк, шуңа күрә витамин чыганагын кыш буена җитәрлек итеп, күбрәк җыеп калырга тырышырга кирәк.

* Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар.

88.jpg

* Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.

* Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда да ашарга киңәш итәләр.

* Бакча җиләге авитаминоз, атерасклероз кебек авырулардан менә дигән дәвалану чарасы булып тора.

* Җиләк бик татлы, баллы җимеш. Шуңа да карамастан аны шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ашарга ярый.

* Шулай ук бакча җиләген “яшьлек җимеше” дип тә атап йөртәләр. Чөнки ул кешене чын-чынлап яшәртергә сәләтле. Викториядә булган В, Е төркеменә кергән витаминнар бит тиресен алсуландыра, яшәртә. Өстәвенә, җиләк ашаганнан соң, организмда “бәхет гармоны” эшләнеп чыга һәм кешенең кәефе күтәрелә.

* Кура җиләгендә исә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ры бар. Тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле.

* Кура җиләгенең температура төшерү сәләте күпләргә балачактан ук билгеле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...