Болытларны күзәтергә ашыгыгыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Болытларны күзәтергә ашыгыгыз!

Болытларны күзәтергә ашыгыгыз!

Бүген үзенчәлекле бәйрәм, Болытларны күзәтү көне билгеләп үтелә! Бу көнне һәркем башын күтәреп күк йөзенә карарга тиештер, чөнки нинди генә болытлар юк анда!

Болытларның нинди төрләре була соң? Болытларны якыннан беренче тапкыр һава шарында очучылар 18нче гасыр азагында күзәткән. Алар ике төрле болыт бар дип нәтиҗә ясаганнар: тамчылардан торган су болытлары һәм кристаллардан торган боз болытлары.

2015 елда «Болыт яратучылар җәмгыяте» яңа төр болытлар барлыгын ачыклаган. Асперитас, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, кытыршы дигән сүз. Озын мех якага ошаган болытлар да була. Болары хәвефле болытлар, җил-давыл белән исегездә калачак. Шуңа күрә мондый болытлар килеп чыгуга, иң яхшысы өйгә ашыгуың.

«Нурлы болыт»лар да була икән. Аларның диаметры 300 кмга җитә. Аларны бары тик спутниктан гына күреп була. Галимнәр мондый болытларның каян килеп чыгуын һаман да ачыклый алмыйлар.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...