ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сәламәт туклануның мөһим өлеше булып тора. Әмма без еш кына үзебезнең дөрес туклануыбыз турында уйламыйбыз. Әйдәгез, бергәләп әлеге файдалы ризыклар турында күбрәк белик һәм кызыклы фактлар белән танышып китик!

* Банан - агач та, куак та түгел, ә 15 метр биеклектәге үлән.

* Кәбестәдә – 90%, карбызда – 92%, кишердә 87% су бар.

* Дөньяда барлыгы 7000нән артык төрле сорт алма үстерәләр.

* Барлык әфлисуннар да кишер сары төстә түгел. Әгәр һава торышы тиешенчә салкын булмаса, әлеге җиләк-җимештәге хлорофилл җимерелми һәм ул яшел булып кала.

* Кивида әфлисунга караганда С витамины күбрәк.

* Бәрәңге – космоста үстереп каралган иң беренче яшелчә.

* Бер алмагач елына 400гә кадәр алма бирә ала.

* Бер уртача җиләк эчендә якынча 200 орлык бар.

* Яшел борчак - консерв банкасына салынган беренче яшелчә.

* Гранатта уртача 1000 төш бар.

 

 

 

 



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...