Искиткеч яңалык!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Искиткеч яңалык!

Искиткеч яңалык!

Искиткеч яңалык! «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына шәп бүләк әзерли! Без балалар җырларын популярлаштыру буенча үз эшебезне дәвам итәбез һәм татар дөньясына тагын биш хит бирәбез!

«Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесендә җиңгән җырлар яздырыла башлады! Әлеге бәйге нигезендә «ШАЯН ТВ» каналы җиңүче дип табылган җырларга студиядә яңа, заманча аранжировка ясатып яздырырга һәм сыйфатлы клип төшерергә мөмкинлек бирде. Аларны «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре башкарачак. Шулай итеп, җырлар киң мәйданга чыгачак, халыкка таралачак һәм популярлашачак. Бик тиздән без Сезне өр-яңа хитлар белән сөендерәчәкбез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...