1 Июль 2019
Бүген безнең «Кичке әкиятләр» тапшыруының алып баручысы Фәнис абыйның туган көне.
Фәнис абый! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!
Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!
Тагын бер кат - Туган көнегез белән!
Иң изге теләкләр белән «ШАЯН ТВ» каналы һәм аны караучы нәни дуслар!
Комментарийлар: