Гранат (анар) - җирдәге иң файдалы нигъмәтләрнең берсе. Анардагы файдалы матдәләрне бер генә җиләк-җимеш тә алыштыра алмый. Күп кенә галимнәр аның файдалы булуын раслый. Алар бу җимешнең инсультка каршы бик яхшы профилактика чарасы булуын һәм, бу авырудан соң, организмны тергезүгә ярдәм итүен исбатлаган.
* Гемоглабинны күтәрә. Гранат элек-электән азканлылык белән көрәшү чарасы буларак билгеле. Анемия белән интегүчеләргә 2 ай дәвамында су белән кушылган гранат согын ашар алдыннан 30 минут кала, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчү дә ярдәм итә.
* Кан басымын төшерә. Гранат кан басымын акрынлап төшерә. Аның элпәләрен чәйгә кушып эчәргә була. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, йокыны яхшырта.
* Гормоннарның активлыгын арттыра. Гранат төшләрендә организмда гормоннар балансын җайга салучы майлар бар. Гранатның төшләрен төкермәгез, аларны ашарга кирәк.
* Авыз эчен һәм тамакны йогышсызландыра. Гранат кабыгы төнәтмәсе - бик яхшы йогышсызландыру чарасы. Аны ангина, фарингит, гиндивит, стоматиттан файдаланалар. Андагы матдәләр авыртуны баса, органик кислоталар инфекцияне үтерә.
* Шикәрне киметә. Гранат шикәр чиреннән тилмерүчеләргә дә файдалы. Көнгә 4 тапкыр 60 ар тамчы гранат согы эчәргә кирәк. Өченче көнне үк шикәрнең кимүе сизелә.
* Нурланышны чыгара. Гранат согы радиоактив матдәләр белән эшләүче яки нурланыш югары булган зонада хезмәт куючыларга файдалы.
* Менә дигән косметика чарасы. Әз генә кыздырып төелгән һәм сыер мае яки зәйтүн мае кушылган гранат кабыгы - бит тиресе майлы, бетчәле булганнарга бик шәп чара.
* Ялкынсынуны бетерә. Гранат кабыгы кайнатмасы төрле ялкынсынулар вакытында бик файдалы. Мондый кайнатманы ашарга ярты сәгать кала 50 граммлап көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк.
* Анар - куәтле табигый антиоксидант. Шулай ук ашкайнату процессын нормальләштерүгә ярдәм итә.
* Анар куллану катарактаны, деменцияне һәм баш миенең башка авыруларын профилактикалауга ярдәм итә. Аның файдасы булсын өчен атнага бер тапкыр булса да ашарга кирәк.
Комментарийлар: