13 Гыйнвар 2023
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның һөнәрләре бик күп. Шуларның берсе – ФУТБОЛ ФРИСТАЙЛЫ! Ул туптан төрле трюклар ясый, хәтта аны башында да тота белә. Яңа һөнәрне үзләштереп, концерт программасына әзерләнү өчен аңа ярты елга якын вакыт кирәк булган.
«Мин шулкадәр күп вакытымны туп белән үткәрә идем, аның белән йокламый идем генә», - дип шаярта танылган пародия остасы.
Җырчы белән булган кызыклы вакыйгаларның дәвамын якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында, 19:10 сәгатьтә, «Калеб» тапшыруында карагыз!
Комментарийлар: