Тәртип кайдан башлана?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тәртип кайдан башлана?

Тәртип кайдан башлана?

Илдә яшәүче әти-әниләрнең 70 проценттан да күбрәге мәктәптә бердәм форма булырга тиеш дип саный. Алар фикеренчә, бу – бик яхшы тәрбия чарасы. Сораштыру барышында ачыкланганча, бүген укучы­лар­ның 65 проценты бердәм форма гамәлдә булган мәк­тәп­ләрдә белем ала.

1-3

Респон­дентларның 60 проценты уку йортында өс кие­менә зур игътибар бирелүен дә ис­кәрт­кән. Сораштыруда кат­нашучыларның 72 проценты, мәктәптә бердәм форма булырга тиеш, дигән фи­кердә. Бу – дәрес вакытында игътибарлырак булырга яр­дәм итә һәм үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора, дип саный алар. Илдә яшәү­челәрнең тагын 38 проценты әйтүенчә, укучылар бердәм форма киеп йөрсә, балаларга карап, аларның әти-әнилә­ренең матди хәленә бәя биреп булмаячак. Димәк, сыйныфташлар арасында үзара мөнә­сәбәт тә яхшырачак, ди­гән­нәр. Әти-әниләр бердәм форма тектерүгә акчасын да кызганмый. Мәскәүдә әлеге төр хезмәт уртача – 12-15 мең, Казанда 8-10 мең сум тора, ди. Сүз уңаеннан, баланы 1 сентябрьгә кибеттә киен­дерү уртача 15-18 мең сумга төшәргә мөмкин.


Респондентлар арасында укучыларны бертөрле киен­дерүгә каршы чыгучылар да бар. Мәсәлән, сораштыруда катнашучыларның һәр өчен­чесе, болар – кыз бала тәр­бия­ләүчеләрдер, кү­рә­сең, чәч­кә бәйле төрле тәҗри­бәләр ясап карарга тәкъдим иткән. Толымга төс­ле тасмалар кушып үрергә мөмкин, дигән алар. Әти-әниләрнең 13 проценты исә мәктәпкә борынга алка тагып килергә рөх­сәт итәргә кирәк дип саный. Сораштыруда катнашу­чы­ларның һәр унынчысы укучыны ертык джинсы чалбардан күз алдына китерә. Әле ярый укытучылар үзгә фикердә. Әти-әни­ләр­нең 44 проценты әй­түен­чә, аларның балалары белем алган мәк­тәп­тә, гому­мән, ачык төстәге өс киеме киеп йөрү тыела. Өлкән­нәр­нең 36 проценты – чәчне “кычкырып тора торган” төс­ләргә буярга ярамаганлыгын, тагын шул кадәре­се үк тәнгә татуировка ясау рөх­сәт ителмәвен хәбәр иткән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 36, 13.03.2019/)

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...