«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

Дуслар, «Эра талантов» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Нибары ярты ай вакыт калып бара! Катнашырга ашыгыгыз!

Әлеге Халыкара конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең халык җырларын башкару фестивале булып тора. Ул 2 турда уза һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халык җырлары жанрында эшләүче иҗат коллективларын үзенә туплый. Беренче тур кысаларында мәртәбәле жюри видеоязмалар буенча 60 коллективны икенче турга сайлап алачак. Әлеге катнашучылар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак.

Фестиваль түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: халык җыры, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбле (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.

Бәйгедә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән eratalantov.ru сайтында танышырга була.

Барлык милләтләрне берләштерүче мондый зур чарадан сез дә читтә калмагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...