Безнең каналда нинди генә тапшырулар юк! Без аны карап, ял да итәбез, бик күп яңа мәгълүмат та беләбез, белемнәрне дә арттырабыз, сәламәтлекне дә ныгытабыз. Бүген сез яратып карый торган проектларның берсе – «Елмай» турында сөйләп үтәсе килә.
Әлеге проектны Әлмәт шәһәренең актив педагоглар – яшьләр төркеме тормышка ашыра. 8 педагогтан торган иҗат төркеменә: балалар бакчасы тәрбиячеләре, музыка белгечләре, физик тәрбия укытучысы һәм туган телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган шәһәр активистлары кушылган. Максатлары: балаларда һәм ата-аналарда татар теленә карата кызыксыну уяту. Шәһәр шартларындагы гаиләдә милли мохит тудыруда әти-әниләр белән бер сафта булу – яшь педагоглар өчен һөнәри осталыкны арттыру да бит әле ул!
«Елмай» проекты 2016 елда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Хәйруллин Айрат Ринат улы тәкъдиме белән башланып китте. Үзенең дә кечкенә сабыйларын туган телгә өйрәтүне заманча оештыру теләге этәргәндер дип уйлыйбыз. Гомумән, туган телне саклау, өйрәнү, милли гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә бик җитди эшчәнлек оештырыла районыбызда. Бөтен дөньяга танылган тел белгече, полиглот Дмитрий Петров та иң беренче Әлмәт кунагы булды» – дип, Әлмәт муниципаль районы мәгариф башлыгының милли тәрбия бирү буенча урынбасары Сиринә Мәкъсүт кызы Җиһаншина фикерләре белән уртаклашты.
Педагоглар сценарийларны балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологик һәм физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып төзи. Һәр тапшыру өчен композитор үзенчәлекле көй яза икән. «Авторлар белән режиссерның, актерлар һәм видеомантажерның бердәм эше күп вакытны таләп итә. Темаларны көндәлек тормыштан алабыз, чөнки кулланган сүзләр балаларга аңлаешлы булырга тиеш. Гаиләдә балаларыбыз белән уйнап карыйбыз», – ди проект авторлары.
Хәзерге көндә район җитәкчелеге ярдәме белән, 40 серия төшерелгән. 20 сериясен безнең «ШАЯН ТВ» каналында һәм интернет челтәрендә күрергә мөмкин. 20 сериясе якын арада чыгачак. Иҗат төркеме киләчәктә башка форматта төшерү буенча да уйлый. Һәр серия чыкканнан соң, бергә җыелып, кимчелекләрне барлау матур традициягә әверелгән. Бу эш проектның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
«Ата-аналардан, тәрбиячеләрдән һәм укытучылардан мактау сүзләре безнең өчен бик мөһим. Шулай ук алар уңай фикерләре белән генә түгел, тәкъдимнәр белән дә чыгалар. Мәсәлән, үтелгән темаларга йомгаклау серияләре төшерү. «ШАЯН ТВ» каналына, тамашачыларга без бик рәхмәтле. Алардан, каралган тапшыруларга карата киңәшләр, тәкъдимнәр күбрәк килсә, бик шат булыр идек. Балалар өчен бердән-бер татар телеканалын карыйк, киләчәктә дә татар милли җанлы балалар тәрбиялик!» – диде Сиринә ханым.
Комментарийлар: