«ШАЯН ТВ» каналында баллы премьера!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында баллы премьера!

«ШАЯН ТВ» каналында баллы премьера!

Дуслар, шундый күңелле яңалыгыбыз бар! Сезнең өчен баллы, матур, мавыктыргыч мультфильм әзерләдек. Гаҗәеп тырыш бал кортларының серле дөньясына чумасыгыз, нәни кызчык Рената һәм аның дусты – бал корты Биби белән әкият иленә сәяхәт итәсегез киләме? Яңа дусларыбыз бал кортлары патшабикәсе кушуы буенча игелек чыганагы дигән программаны эзләргә ашыга. Ләкин аларның юлына каршы чыгучылар да бар! Кемнәр дисезме? Тизрәк «ШАЯН ТВ» каналыннан «Баллы география» мультфильмын карагыз

баллы георгафия.jpg

 Мультфильмны Пермь шәһәрендә яшәүче татарлар төшерә. Раил Хисмәтуллин җитәкчелегендәге команда әзерләгән мультфильм инде инглиз, испан, кытай, француз һәм немец телләренә тәрҗемә ителгән. «ШАЯН ТВ» каналы мультфильмны татар телендә карау мөмкинлеге дә тудырды. 

«Бик тырышып эшләдек, чөнки шактый катлаулы мультфильм иде. Тәрҗемәче булу белән беррәттән, шагыйрь дә булырга туры килде. Мультфильм мюзикл шикелле, геройлар күп җирдә җырлап аралаша. Нәтиҗәсе тамашачыларга ошар, дип уйлыйбыз», – дип фикерләрен җиткерде тәрҗемәче Алсу Ромадина.



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...