17 Май 2023
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 84 гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булдылар. Без, гадәттәгечә, аларны бик сөенеп кабул иттек һәм яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык. Балаларны каналның шәп тапшырулары белән таныштырдык һәм аларның алып баручылары белән әңгәмә кордык.
Укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, мультсериалларның тавышландыру серләренә төшенү, яраткан каналларыннан истәлекле шәп бүләкләр алу бигрәк тә хуш килде.
Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!
Комментарийлар: