Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ЙОЛДЫЗЛЫ КҮК

Астрономнар февраль башында йолдызлы күкне игътибар белән күзәтергә тәкъдим итә. С/2022 E3 кометасы соңгы тапкыр 50 мең ел элек кунакка килгән. Ул 1 февральдә Җиргә якынайды. Күк йөзе аяз булганда, яшел кометаны биноколь ярдәмендә дә күреп булды.

Кометаның диаметры 1 км тирәсе, ул боз һәм тузаннан тора. Аны күктә тагын 10 февральдә күреп булачак. Бу вакытта ул Марска якынаячак. 7.jpg

АНТАРКТИДАДА КАРБЫЗЛАР ҮСӘ

Россия галимнәре киләсе елдан Антарктидада карбыз үстерә башлаячак. Сынауларны “Восток” станциясендә үткәрәләр. Галимнәр аны мартта чәчәчәк, майга беренче карбызларны ашап карарга өметләнәләр.

Көньяк полюс карбызлары фитотехкомплекста туфраксыз, ашламалы суда үстереләчәк. Үсемлекләрне светодоид лампалар яктыртачак. Белгечләр Антарктида карбызларын тәме буенча Әстерханныкыннан ким булмас дип фаразлый. ш.jpg

ТАҖЛЫ ШӨЛДИ – ЕЛ КОШЫ

Россия кошларны саклау оешмасы 2023 елга ел кошын сайлады. Ул - нечкә томшыклы шөлди (тонкоклювый кроншнеп).

Бу кошка юкка чыгу куркынычы яный. Ул Россиянең Кызыл китабына кертелгән, дөньядагы иң сирәк очрый торган кошларның берсе санала. Соңгы елларда Россиядә күренгәне булмаган. Узган ел яз исә әлеге кошны Мәскәүнең “Кузьминки” урман паркында очратканнар.

Нечкә томшыклы шөлди сазлыклы урыннарны ярата. Аның төп үзенчәлеге – озын, аска таба бөгелгән нечкә томшыгында. Кош томшыгын үлән арасыннан, саздан бөҗәкләр чүпләү өчен куллана. Шөлдинең юкка чыгуына экология начарлану һәм броконьерлар гаепле.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...