Сәяхәтче Випо кабат илләр гизә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сәяхәтче Випо кабат илләр гизә!

Сәяхәтче Випо кабат илләр гизә!

Үзенчәлекле көчек Випоның хыялы - очарга өйрәнү! Ләкин бу мөмкинме соң? Этнең канатлары юк бит! Очу өчен канатлар бөтенләй дә мәҗбүри түгел икән, чөнки Випо ләкләк Генриның файдалы киңәшләре аркасында очып китә ала!

Очарга өйрәнеп, эт һәм аның дуслары - ләкләк Генри һәм уенчык мәче Бетти - дөнья тирәли сәяхәткә китәләр. Алар төрле илләрне гизәләр, башка милләтләр һәм мәдәниятләр турында күп кенә яңа фактлар беләләр. Мультсериал персонажлары белән бергә сез Париж, Вена, Лондон һәм башка шәһәрләргә барачаксыз, ә заманча анимация сезнең сәяхәтегезне күңелле һәм кабатланмас итәчәк!

Випо һәм аның дусларының маҗаралары турындагы тарих - чит илләрнең мәдәниятләре һәм традицияләре турында хыял һәм юмор, белем бирү мәгълүматлары белән тулы. Әлеге мультсериал - хыяллар белән тулы сезнең тылсымлы дөньягыз турында!

«Сәяхәтче Випо» мультсериалы «ШАЯН ТВ» каналы экраннарына кабат әйләнеп кайтты! Дүшәмбедән-җомгага кадәр 13:45 һәм 21:45 сәгатьләрдә карагыз!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...