Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ТАВЫК 20 ЕЛ ЯШИ АЛА?

Иң карт тавык исеменә АКШның Мичиган шәһәрендә яшәүче Арахис кушаматлы тавык лаек булган.

Хуҗасы раславынча, быел аңа 21 яшь тула икән. Моны Гиннес рекордлар китабы раслаган. Хуҗалары арахисны берничә ел элек үзләре янына өйгә керткәннәр. Ул инде авыр хәрәкәтләнә, шулай да исемен белә, сыйпаганны ярата икән.

Өй тавыгының уртача гомере – 5-10 ел. Моңа кадәр шулай ук АКШтан Матильда кушаматлы тавык 16 ел яшәгән булган.

 

ИҢ ОЗЫН ИСЕМЛЕ КЕШЕ

Яңа Зеландиядә яшәүче ир-ат иң озын исемле кеше буларак Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

Лоуренс Грегори Уоткинс исемен 1990 елда алыштырган, хәзер аның исеме 2310 сүздән тора. Дуслары һәм якыннары өчен берни үзгәрмәгән, ул Лоуренс булып калган. Ә калганнар аңа исемлектәге теләсә кайсы исем буенча эндәшә ала. Сайлау мөмкинлеге шактый зур, хәтта укып бетерерлек түгел икән.

 

ЭТ 30 ЯШЬКӘ ҖИТКӘН

Дөньяның иң карт эте Португалиядә яши. Боби кушаматлы эт Гиннесс рекордлар китабына кертелде, майда аңа 31 яшь тула. Моңа кадәр булган рекордсмен - Австралиядә яшәгән Блюки кушаматлы эт, 1939 елда 29 яшь 5 айлык чагында үлгән.

Боби — Рафейру һәм Алентежу токымыннан, бу этләр, гадәттә, 12-14 ел яши, алар португал көтүче этләре санала. Озын гомерле эт Конкейруш авылында фермада яши, беркайчан да бәйдә тормаган, үзе теләгәнчә йөргән. Аңа һәрчак кеше ашаган ризык биргәннәр. Боби көчек чакта ук үлемгә дучар ителә. Хәзерге хуҗасының әтисе – аучы, аларда һәрчак этләр күп булган. Берсе балалагач көчекләренең гомерен өзәргә уйлаганнар, ә Боби сарайга качарга өлгергән. Аны кызганганнар һәм үзләрендә калдырганнар.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...