Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

КЕМ СУЛАГАЙ, КЕМ УҢАГАЙ?

Җир йөзендәге халыкның 5тән 15 процентына кадәре – сулагай, әмма аларның саны гел кими бара. Сулагайларның баш миенең уң ярымшары яхшырак үсешкә ия, шуңа күрә алар иҗат белән шөгыльләнергә ярата. Кайвакыт бер ярымшар икенчесеннән күпкә көчлерәк була, ул чакта кеше йә «100%лы» сулагай яки уңагай була. Кайчагында исә өстенлек әллә ни сизелерлек булмыйча, сулагайлыкның 1-2 билгесе генә күренә, мәсәлән, сул күз яхшырак күрә, сул колак яхшырак ишетә, әмма уң кул яхшырак эшли. Танылган Леонардо да Винчи, Альберт Эйнштейн да сулагай булган.

 

ДӨНЬЯ КӨТЕП ТОРСЫН

Нью-Йоркта студент кыз Иден Лу әйләнә-тирә дөньядан вакытлыча качып тору өчен портатив җайланма уйлап тапкан. Тукымадан ясалган зур капюшон кебек киелә. Иден аны Nutshell (чикләвек кабыгы) дип атаган. Бервакыт ашап утырганда кыз вакытның кыйммәте, аны ничек тә файдалырак үткәрү хакында уйлана башлаган. Һәм төшке аш өчен бирелә торган 5-10 минут вакытны акылны ял иттерү өчен дә кулланып була бит, дигән фикергә килгән. Әлеге җайланма эчендә тыныч, анда рәхәтләнеп ял итеп була, бернинди тавыш та, яктылык та комачауламый икән. Ул бу конструкцияне күпләп җитештерергә уйлый.

 

ТЕЛЕВИЗОР ЧҮПЛЕГЕ

Кытайның Чжучжоу шәһәрендә телевизорлар өчен махсус чүплек бар. Теләгән һәркем үзенең искергән яки модадан чыккан телевизорын бирегә китереп куя ала. Кайбер мәгълүматлар буенча, монда инде кыска гына вакыт эчендә 100 меңгә якын телевизор җыелган. Шәһәр җитәкчелеге телевизорларны җыюын-җыя, ләкин алга таба аларны нишләтергә икәнлеген белми.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...