Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ОРНИТОЛОГИЯ МАРШРУТЫ

Кабан күлендә Татарстанның беренче орнитология маршруты ачылды. Монда яшәүче кошлар турында күл буенда стендлар урнаштырылган. Маршрутка кошларны күзәтү өчен көйләнгән биш урын кергән. Яр буенда кошларны ашату аппаратлары барлыкка киләчәк. Кабан күле буенда 20гә якын төрдәге кош яши — акчарлак, кыр үрдәге, су тавыгы (лысуха), чомга һ.б. Кызыл китапка кергән сазлык тавыгын да (камышница) очратырга була.

00.jpg 

ДӨНЬЯНЫҢ АКЫЛЛЫ КЕШЕЛӘРЕ

12 яшьлек кыз Эйнштейннан акыллырак. Мексикада яшәүче Адхара Санчесның интеллекты танылган галимнекеннән югары.

Галим Альберт Эйнштейнның интеллект дәрәҗәсе 160 балл тәшкил иткән, физик Стивен Хокингның да шулай ук, Ә Адхара ун яшьтә үк аларны узып киткән - 162 балл җыйган. Сүз уңаеннан, дөньяда иң акыллы кеше булып Австралия математигы Теренс Тао санала. Аның интеллекты 225 балл тәшкил итә. Ул 1975 елда туган, тугыз яшендә университетта укый башлаган, 24 яшендә исә профессор дәрәҗәсен алган.

88.jpeg 

ИҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ

Халыкара астрономнар төркеме күптән түгел Кояштан 60 мең тапкыр кызурак объект белән таныштырды. “Спектр” Россия-Европа орбиталь обсерваториясе иң якты квазарның рентген сурәтләрен алган. “Квазар J1144” Җирдән 9,4 млрд яктылык ел ераклыгында, Центавр һәм Гидра йолдызлыклары арасын да урнашкан. Ул 9 млрд еллык галәм тарихында иң якты квазар санала. Монда Цельсий буенча 349 миллион градус. Бу күрсәткеч Кояш өслегендәгедән 60 мең тапкырга кызурак дигән сүз.

44.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...