Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ЧЕБУРАШКА ЙОРТЛЫ БУЛА

Кисловодскида Чебурашкага һәйкәл куярга җыеналар. Ул Карл Маркс урамына урнаштырылачак, чөнки “Чебурашка” фильмы шунда төшерелгән. Ә Красноярскиның Үзәк паркында тиздән Чебурашканың үз йорты барлыкка киләчәк. Аның проекты әзер икән инде. Әлеге йорт 5 миллион сумга төшәргә мөмкин, дип исәплиләр.

Быел Чебурашканын популярлыгы артты. Дмитрий Дьяченко төшергән фильм прокатта рекордлы 5 млрд. сумнан күбрәк акча җыйды.

Сүз уңаеннан, Эдуард Успенскийның тагын бер әсәре буенча төшерелгән мультфильмны экранлаштырырга уйлыйлар. Режиссер Сарик Андреасян 2024 елда “Простоквашино” геройлары белән фильм төшерә башлый.

 чеб2.jpg

26 ЯШЬКӘ КАДӘР ҖИТКӘН ПЕСИ

Төмәндә Россиянең иң карт мәчесе үлгән. Дашун кушаматлы песигә 26 яшь булган. Бу – кеше гомере белән исәпләгәндә, 150 яшь тирәсе чыга. Песи узган ел Россиянең рекордлар китабына кертелгән булган.

Хуҗабикәсе Эльвира Чаниева 1996 елда ташландык песи баласын үзенә алган. Аны ана дип белеп, Даша дип атаган, ата икәнен белгәч, кушаматын Дашун дип үзгәртергә туры килгән. Песие үлгәч, Эльвира, хайваннар зиратында урын бирүләрен сорап, Диния нәзарәте, өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткән. Шәһәрдә хайваннар зираты булмау сәбәпле, песине иске зират янына күмгән.

Дашуннан кала хуҗабикәнең өендә тагын 3 мәчесе бар икән. Аларга сөт, балык, ит һәм махсус ризык ашаталар.

 песи.png

ИҢ КЕЧКЕНӘ ШӘҺӘР

Россиянең иң кечкенә шәһәре – Верхоянск. Ул әле Якутиянең иң төньяк шәһәре дә, монда теркәлгән иң түбән температура -67,8 градусны тәшкил иткән.

Верхоянскида 828 кеше яши. 1917 елга кадәр ул революционерларны сөргенгә сөрә торган урын булган. 1990 елда монда “Салкын полюсы” музее ачылган.

верх.jpeg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...