Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ҖИР АСТЫНДА ЯШӘГӘН

Испанияле Беатрис Фламини, 500 көн 70 метр тирәнлектәге мәгарәдә яшәп, рекорд куйды.

50 яшьлек альпинист ханым җир астында ике туган көнен уздырган, 60 китап укыган һәм башлыклар бәйләгән. Ул акылдан язмас өчен үз-үзе белән сөйләшкән һәм рәсем ясаган. Шул вакыт эчендә аның хәлен читтән генә галимнәр һәм психологлар күзәткән, әмма Фламини белән элемтәгә кермәгәннәр.

 00.jpg

ИҢ ЯШЬ ЯЗУЧЫ

Иң яшь язучы Берләшкән Гарип Әмирлекләрендә яши. Сәид Рәшид Әм-Мхэйри 4 яшендә беренче китабын бастырган.

Фил һәм аю дуслыгы турында әкият бик яхшы сатыла. Ул хәзер икенче китабын яза. Сәид гаиләдә бердәнбер рекордмен трүгел. Аның апасы Әл-Даби, 8 яшендә ике телдә китап чыгарып, дөньяда танылган иде.

99.png

ШАКМАКЛЫ ВЕЛОСИПЕД

Велосипед күптән уйлап табылган, аның белән беркемне гаҗәпләндереп булмый кебек. Россиянең «The Q» компаниясе шакмаклы тәгәрмәчле велосипед белән дөньяны шаккаттырды.

Берничә көндә әлеге велосипедның ничек хәрәкәтләнүен интернетта 5 миллионнан артык кеше караган. Күпләр уйлаганча, ул юлда сикертеп бармый. Аның тәгәрмәчләре түгел, ә шиннары тәгәри. Педальне әйләндергәндә, тәгәрмәчкә кидерелгән чылбырлар хәрәкәткә килә.

0000.png

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...