АЛМА ҖЫЮЧЫ МАШИНА
Израиль фермаларында «күзле» автомат алмаҗыйгыч машиналар эшли башлаган. Машина җиләк-җимешнең өлгергәнме, бозылмаганмы икәнен ачыклый һәм өзә ала.
20 СӘГАТЬЛЕК ОЧЫШ
Пассажирларның иң озак очышы 20 сәгатькә сузылачак. Австралиянең «Qantas Airways» авиакомпаниясе Лондон белән Сидней арасында авиарейс ачарга җыена. 17 мең километрга очыш вакытында пассажирлар ике тапкыр Кояш чыкканын күзәтә алачак. Хәзерге вакытта компания 23 сәгатьлек рейсларга да хезмәт күрсәтә, әмма самолет Бангкокка төшеп ала. Шуңа күрә бу рейс рекордлы саналмый.
ШАКМАКЛЫ КАРБЫЗ ТӘМЛЕ ТҮГЕЛ
Япония фермерлары берничә дистә елдан бирле квадрат карбызлар үстереп, бөтен дөньяга танылган. Шакмаклы карбызны әрҗәгә салып, тиешле урынга илтү уңайлы, ул тәгәрәп төшеп ярылмый. Үстерү технологиясе гади, бернинди химия, ашлама кулланылмый. Үсә башлау белән җимешне махсус кысага кидертәләр. Ул анда тиешле формага кереп үсә. Әмма тәме буенча мактарлык түгел, чөнки кысылып үскән карбыз балланып, өлгереп җитә алмый икән. Шуңа мондый карбызларны күбрәк матурлык өчен генә файдаланалар.
ИШӘКЛӘР БӘРӘННӘРНЕ ТӘРБИЯЛИ
Италиядә сарык бәрәннәрен йөртә торган ишәкләр бар. Ишәкләр таулы җәйләүләрдә йөргән сарык бәрәннәрен махсус сумкаларында йөртә. Моның өчен ишәкләргә кесәле япма ябалар.
Комментарийлар: