Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Бүген Казанның 183 гимназиясендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Чара  кысаларында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар ясалды. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар оештырылды. Көннең икенче яртысында исә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында пленар утырыш узды.

Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналы да күргәзмә белән катнашты. Кунакларны мәгариф өлкәсенә караган проектлары белән таныштырды. «ШАЯН Әлифба» проекты мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек ролен үти, кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып тора.

«Балачак җыры» җыентыкларына исә «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланган. Ул татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора. Бу проектлар белән shayantv.ru сайтында танышырга була. 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...