«ШАЯН ТВ»ның Дмитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалы бар! Әйе, әйе! Ул бүгеннән эшли башлады.
Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 номерлы бердәнбер татар мәктәбендә бик актив, татар җанлы балалар укый. Бүген әлеге мәктәп базасында I төбәкара «Гакыйль Сәгыйров» фәнни-гамәли укучылар конференциясе узды. Чарада каналыбызның башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова да катнашты. Ул укучыларга бик зур бүләк ясап, «ТНВ»ның Ульян өлкәсе корпункты базасында яшь телевизион блогерлар филиалын ачу турында хәбәр итте. Алар үзләренең мәктәп тормышын, нинди очрашулар, бәйрәмнәр үткәрүен, шәһәр, өлкә күләмендәге балалар өчен уздырыла торган чараларны төшереп җибәрәчәк. «ШАЯН ТВ» каналы, чын мәгънәсендә, бөтен илгә сибелеп яшәүче татар балаларын берләштерә. Яшь телевизион блогерлар пунктын да «ТНВ» каналының корпункты булган һәр шәһәрдә ачу планлаштырыла. Безнең канал аша чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларының тормышы белән танышып бару мөмкинлеге - барыбыз өчен дә зур шатлык!
Комментарийлар: