«ШАЯН ТВ»да яңа бию проекты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да яңа бию проекты!

«ШАЯН ТВ»да яңа бию проекты!

       «ШАЯН ТВ»да өр-яңа проект! Татарстанның иң иҗади, талантлы һәм сәләтле биючеләре көч сынашачак!

 Яраткан төркемеңне финалда күрергә теләсәң, shayantv.ru сайтына кереп, алар өчен тавыш бир!

Финалда 35 бию төркеме арасыннан иң күп тавыш җыйган 6 команда гына «Бию battle» кубогы өчен үзара  көч сынашачак.

Хореографик чыгышлар түбәндәге бию төрләре белән тәкъдим ителә:

1.     Берничә биючедән торган чыгыш  – миниатюра (биючеләр саны 6дан артмаска тиеш)

2.     Тулы масштаблы чыгыш – ансамбль (биючеләр саны 20гә кадәр җитәргә мөмкин)

3.     Алдан әзерләнмичә чыгыш ясау (һәр командадан ике биюче диджей тәкъдим иткән көйгә биеп ярыша)

Бәйгедә эстарда биюе, стильләшкән халык биюе, хореографиянең заманча юнәлешләре буенча чыгышлар тәкъдим ителәчәк. Һәр тапшыру ахырында бер җиңүче билгеләнәчәк.

Яңа проектның барлык чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» телеканалыннан һәм «ШАЯН ТВ»ның ютуб каналыннан күзәтеп барырга онытма!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...