Бал кортлары үзләренең хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торалар. Без аларның безелдәүләрен, чәчәкләрне серкәләндерүләрен, тәмле бал бирүләрен һәм кайвакыт хәтта чагуларын да беләбез. Бу гаҗәеп җан ияләре турында, әйдәгез, бергәләп танышыйк!
* Бүгенге көндә бал кортларының 21 000 төре билгеле.
* Бал кортлары, Антарктидадан кала, планетаның барлык почмакларында да яши.
* Умарта кортлары, үсемлекләрне серкәләндерүчеләрнең иң зур төркеме буларак, чәчәкләрне серкәләндерүдә мөһим роль уйныйлар.
* Иң кечкенә бал корты - кәрлә бал корты. Аның озынлыгы нибары 2,1 мм тәшкил итә.
* Ә менә бал кортының иң зур төре - Индонезия умарта корты. Ул 40 мм га кадәр җитә.
* Үз гомерендә бер бал корты 4-5 грамм бал җитештерә.
* Әлеге бөҗәкләр көн саен 1 трлн чамасы үсемлекне серкәләндерә.
* Бу бөҗәкләр теге яки бу чәчәкнең исен 1 километр ераклыктан ук билгеләргә сәләтле.
* 1 кг бал ясау өчен, бал кортына якынча 8 миллион чәчәкне эшкәртергә кирәк.
* Иң күп серкәне алар Себер тайгасында җыялар икән.
* Умартаның бер күче уртача 6-8 кг тәшкил итә.
* Кышкы чорда умарта күче 35 килограммга кадәр бал ашый.
* Бал корты бер көн эчендә 7000 гә кадәр үсемлеккә куна.
* Галимнәр бөҗәкләрнең үзара тавышлар түгел, ә тән хәрәкәте ярдәмендә аралашуын дәлилләгән.
* Бик күп нектар җыйган бал корты үзен рәнҗетүчене чакмый.
* Бөҗәкләрнең 5 күзе бар.
* Умарталарның күбесе кешене чагып, үзенең угын чыгарганнан соң ук үлә.
Комментарийлар: