«Бобр Добр» мультсериалы маҗараларга дәшә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бобр Добр» мультсериалы маҗараларга дәшә!

«Бобр Добр» мультсериалы маҗараларга дәшә!

«Бобр Добр» мультсериалы сезне маҗараларга дәшә! Балаларга һәм аларның әти-әниләренә серле урман иленә сәяхәт итәргә һәм анда яшәүче дус, тату җәнлекләр белән танышырга тәкъдим итәбез!

Тамашачыларны яхшы күңелле, бар эштә дә өлгер Бобр, кыю Бака, баллы яратучы Ябалак, хыялый Тукран, шат күңелле бертуган Куяннар һәм Бурсык белән очрашу көтә.

Бурсык исә - урмандагы барлык борчуларның төп чыганагы. Бу герой бер минут та тик утыра алмый, төрле гадәти булмаган хәлләр булдырырга ярата. Шуңа күрә даими рәвештә күңелсез ситуацияләргә эләгә, алардан мөстәкыйль генә чыга алмый. Ярый әле Бобр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Һәрчак ул үзенең күршесен коткара, шулай ук урманда яшәүчеләргә ярдәм итә.

Мультсериалны эш көннәрендә 13:35 һәм 21:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...