Җәйне сагындым

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйне сагындым

Җәйне сагындым

Бүген тагын кар яуды. Җитмәсә, урамда салкын. Эх, тизрәк җәй җитсәме... Анда кояш, җиләк, яңгыр...Тагын әле шундый матур салават күпере дә чыкса! Ә сез беләсезме, салават күпере ничек барлыкка килә? Әйдәгез, бергәләп өйрәник.

Cалават күпере - табигатьнең иң матур күренеше. Аристотель – борынгы грек философы - аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. Кояш нуры – бөтен төсләрнең кушылмасы. Күргәнең бардыр: кояш нуры көзгегә төшсә, аннан төрле төсләр чагыла. Без кызыл, сары, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә төсләр күрәбез.

Кояш нурын төрле төсләргә әйләндерә алучы предметны “призма” дип атыйлар. Һәм менә шушы төсләр линиясе “спектр” барлыкка китерә. Салават күпере нәкъ менә дуга формасындагы “спектр”. Ә яңгыр призма ролен үти.

Салават күпере берүк вакытта яңгыр яуганда һәм кояш яктыртканда гына чыга.  

Бездән сиңа лайфхак, дустым! Җәй көне кояш астында су сибешеп уйнасаң, салават күперен күрә аласың. 


Ә синең игътибар иткәнең бармы? Безнең «ШАЯН ТВ» каналында салават күпере барлык ел фасылларында да бар. Безнең белән бергә бул!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...